Татарстанда 2024 елда 3 млн 150 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Агымдагы елда Татарстанда ким дигәндә 3 млн 150 мең квадрат метр торак тапшырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

 

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды.

 

«Муниципаль берәмлекләр буенча 2024 елга торак тапшыру планы формалаштырылган һәм расланган», - дип ассызыклады министр.

 

Гомуми күләмнән 1 млн 513 мең кв. м. шәхси торак төзелеше линиясе буенча, 1 млн 475,3 мең кв. м. күп фатирлы инвестицион торак сегментында һәм 161,7 мең кв. м. социаль ипотека программасы буенча файдалануга тапшырылачак, шуларның 30,8 мең кв. м. арендалы торак.

 

Моннан тыш, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла.  Мәсәлән, яңа йортта 930 ятим бала, 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 28 күп балалы гаилә, 84 яшь гаилә һәм 6 граждан мәҗбүри күченүчеләрне, Ерак Төньяктан күченүчеләрне һәм чернобыльлеләрне билгеләп үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International