Бүген «Казан Экспо» үзәгендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясе узды. Чарада 2023 елга йомгак ясалды һәм 2024 елга бурычлар куелды. Утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм башкалар катнашты.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры йомгаклау докладында торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенең мөһим моментларын билгеләп үтте. Тармакның өзлексез эшләве нигезендә халыкның торак – коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен вакытында һәм тулы җыюы тора. 2023 ел нәтиҗәләре буенча республикада ул 99,2% тәшкил итте.
«Катлаулы икътисади шартларга карамастан, муниципаль берәмлекләр белән берлектә тармак предприятиеләренең ягулык-энергетика ресурслары өчен бурычларын тотрыклы киметүгә ирешелде. Бер ел эчендә ул 103 млн сум тәшкил итте», – дип ассызыклады республика төзелеш министрлыгы башлыгы.
Республика Рәисе үз чыгышында торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын һәм бәясен гражданнарның тормыш дәрәҗәсенә турыдан-туры йогынты ясау факторы буларак өстенлекле юнәлеш итеп билгеләде. «Коммуналь предприятиеләрнең иң мөһим бурычларының берсе - җылыту сезонын әзерләү һәм үткәрү. Узган ел ахырында һәм агымдагы ел башында кайбер төбәкләрдә булган аварияләр халык өчен җылылык белән тәэмин итү объектларын җылыту чорына тиешенчә әзерләнмәү нәтиҗәсе. Республикада моңа юл куярга ярамый!»,- диде Рөстәм Миңнеханов.
Марат Айзатуллин сүзләренчә, тармакта коммуналь инфраструктураның торышы зур проблема булып кала. Бу проблеманы хәл итү өчен бер корал булып коммуналь оешмаларның инвестиция программаларын гамәлгә ашыру билгеләнгән. Алар хисабына 2023 елда 7,5 млрд сумлык коммуналь объектларны реконструкцияләү, модернизацияләү һәм яңа төзү буенча чараларны гамәлгә ашыру планлаштырылган. Инвестиция программаларын чынлыкта үтәү 7 млрд сум тәшкил итә.
Төзлеш министры каты коммуналь калдыклар белән эш итү темасына 2025-2026 елларда заманча инфраструктура булдырылачагын билгеләп үтте. Көнбатыш зонада Алексеевск, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча дүрт комплекс барлыкка киләчәк. Көнчыгыш зонада Лениногорск һәм Тукай районнарында шундый ике комплекс булдырылачак.
«Республика законнар базасын камилләштерүдә актив катнашуын дәвам итәчәк. Соңгы вакытта төбәк операторларының эшенә карата зарланулар саны кимеде. Министрлыкка республиканы ККК (каты комуналь калдыклар) белән эш итү өлкәсендә кирәкле инфраструктура белән тәэмин итү эшен дәвам итәргә кирәк», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов .