Биектауның 2 нче мәктәбендә Биектау авыл җирлеге гражданнарының чираттагы җыелышы узды. Анда Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов катнашты.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов билгеләп үткәнчә, Биектау районы ТР Төзелеш министрлыгының программаларында актив катнаша. Мәсәлән, 2023 елда Биектау авылында 4 объект төзелгән, 15 объект капиталь ремонтланган, шулай ук «Безнең ишегалды» программасы буенча 10 йорт төзекләндерелгән.
Шулай ук халык алдында район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм авыл җирлеге башлыгы Азат Хәбибуллин чыгыш ясады.
Биектау халкын борчыган төп мәсьәләләр кар җыю, чүп-чар чыгару, коммуналь түләүләр һ. б. кагылышлы иде.
Шулай ук гражданнар җыенында РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Раил Шәмсетдинов һәм район прокуроры Алмаз Вәлиәхмәтов катнашты.