Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов Буа шәһәрендә балалар өчен сәнгать мәктәбен ачу тантанасында катнашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов катнашты.
Яңа дүрт катлы сәнгать мәктәбе 220 балага исәпләнгән. Бинаның гомуми мәйданы 2 942 кв.м. тәшкил итә. Мәктәп кирәкле уку җиһазлары белән тәэмин ителгән, кабинетлар профильле дисциплиналар өчен әзерләнгән: металл эшкәртү остаханәсе, бассейнлы судно моделе остаханәсе, хәрби-патриотик тәрбия классы, шулай ук 120 урынга исәпләнгән актлар залы да бар.