Татарстанда 185 мәгариф объекты ремонтланачак

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Агымдагы елда республикада 5 млрд.сумнан артыкка 185 мәгариф объектын ремонтлау планлаштырыла. Эшләр «Мәгариф» илкүләм проекты, шулай ук дәүләт һәм республика программалары кысаларында узачак.

 

Төзелеш-монтаж эшләре 21 балалар бакчасында, 47 мәктәптә, мәктәп-интернатта һәм кадет корпусларында үткәреләчәк. 94 мәктәптә азык-төлек блогын ремонтлау планлаштырыла.

 

Урта һөнәри белем бирү звеносында республика программалары кысаларында Чүпрәле, Апас районнарында, Түбән Кама һәм Нурлат шәһәрләрендә 4 ресурс үзәге, шулай ук 15 тулай торак яңартылачак.

 

Моннан тыш, капиталь ремонт Казан шәһәрендәге психологик-педагогик реабилитация үзәгендә һәм Яр Чаллы шәһәрендәге балалар йортында узачак. «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 2 спорт залы ремонтланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International