Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында район үзәк хастаханәсенең яңа кабул итү-диагностика бүлеген ачуда катнашты.
Яңа корпус-хастаханәнең функциональ үзәге, ул патология профиленә карамастан кыска вакыт эчендә диагностик тикшерү үткәрергә һәм пациентны алып баруның алга таба тактикасы турында карар кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иң заманча җиһазландырылган яңа үзәк медицина хезмәтләренең сыйфатын җитди күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. «Бу объект бик мөһим. Бина үзәк район хастаханәсенең бөтен комплексын модернизацияләү кысаларында төзелгән. Безнең алда тагын берничә бурыч тора: сәламәтлек саклау системасын алга таба үстерү, территорияне төзекләндерү, парковка урыннары мәсьәләсе. Ләкин беренче адымнар инде ясалган. Сезне тагын бер тапкыр кабул итү-диагностика бүлеге ачылуы белән котлыйм», - диде Татарстан Рәисе.
Аннары «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина Рөстәм Миңнехановка Әлмәт хастаханәсе шәһәрчеге мисалында дәвалау учреждениеләре территорияләрен төзекләндерүгә заманча алымнар турында сөйләде.