Илшат Гыймаев Татарстан делегациясе төркемендә Үзбәкстанга килә

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

3 июльдән 6 июльгә кадәр Үзбәкстанга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе килә. Сәфәрнең төп темасы -Үзәк Азия иленең урта махсус уку йортларын тәмамлаучыларны Татарстанга эшкә җәлеп итү, һөнәри юнәлеш бирү һәм белгечләр әзерләү.

 

Делегация составына ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Транспорт министрлыгы, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, шулай ук республиканың кайбер предприятиеләре вәкилләре керде.

 

Татарстан делегациясе Ташкент, Навои, Сәмәрканд һәм Бохарада булачак. Үзбәкстанның өч министрлыгы җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырылган: югары белем, фән һәм инновацияләр, мәктәпкәчә һәм мәктәп белеме, мәшгульлек һәм фәкыйрьлекне киметү, шулай ук Тышкы хезмәт миграциясе мәсьәләләре буенча агентлык.

 

Сәмәркандта Татарстан делегатлары Сәмәрканд өлкәсе хакимы һәм транспорт, төзелеш һәм машина төзелеше өлкәсендә Урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары белән очрашырга җыена, уку йортларында булачак. Навои һәм Бохарада да шундый ук очрашулар узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International