Марат Айзатуллин: Агымдагы елда Казан шәһәренең чистарту корылмаларын реконструкцияләү төгәлләнә

2024 елның 23 июле, сишәмбе

«Иделне савыктыру» федераль проекты уңаеннан «Экология» илкүләм проекты кысаларында агымдагы елда Казан шәһәренең чистарту корылмаларын реконструкцияләү төгәлләнеп килә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Агымдагы елда финанслау күләме 2 млрд 137 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан 1 млрд.731 млн. бүгенге көнгә объектның әзерлеге 84% тәшкил итә», - дип сөйләде Марат Айзатуллин.

Проектны гамәлгә ашыруның 2 нче этабы 10 корылманы реконструкцияләүне һәм төзүне күздә тота, алар арасында 8 беренчел тондыргыч, рәшәткәләр, аэротенкалар һәм беренче чираттагы комлыклар бинасы

Хәзерге вакытта 4 икенчел тондыргыч реконструкцияләү тәмамланган.

Реконструкциянең 1 һәм 2 этапларын гамәлгә ашыру агынты суларны чистарту күрсәткечләрен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Казан канализациясенең биологик чистарту корылмалары 1962 елда файдалануга тапшырылган. Реконструкция башланганчы аларның тузу дәрәҗәсе  68,5% тәшкил иткән. Аларның проект җитештерүчәнлеге тәүлегенә 650 мең кубометр тәшкил итә. Фактта керү тәүлегенә 361,8 мең куб м тәшкил иткән. Объектның милекчесе - Казанның Башкарма комитеты, эксплуатацияләүче оешма - «Водоканал»МУП.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International