ТР Министрлар Кабинетында җылыту чорына әзерлек буенча штаб узды

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

2024-2025 елгы җылыту чорына әзерлек буенча оператив мәгълүматларны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.

Муниципаль районнар тарафыннан «Торак фонды мониторингы» системасына кертелгән мәгълүматларга караганда, бүгенге көнгә 2 828 котельный әзер, бу 88% тәшкил итә.

Мәгариф объектларының әзерлеге 3 049 яки 93% тәшкил итә, сәламәтлек саклауда – 1 831 объект әзер – 92%.

Шулай ук җылылык җибәрергә әзер: 164 социаль яклау объектының 148е, 1 мең 912 мәдәният объектының 1 794е, 272 спорт объектының 248е. Процент нисбәтендә күрсәткечләр 90% тан артык. Әзерлек паспортлары 12 мең 107 күпфатирлы йортка рәсмиләштерелгән, бу 67% тәшкил итә.

Алексей Фролов үзенең чыгышында искәрткәнчә, җылылык энергиясен кулланучылар өчен – 2024 елның 1 сентябренә кадәр, җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмалары өчен – 2024 елның 1 ноябренә кадәр, муниципаль берәмлекләрнең әзерлек паспортларын 2024 елның 15 ноябренә кадәр алу.

Алдагы ягу сезонына әзерлек барышы турында шулай ук Яшел Үзән, Минзәлә, Зәй муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетлары җитәкчеләре сөйләде.

Торак фондын 2024/2025 елгы җылыту чорына әзерләүнең сыйфатын тикшереп торуны тәэмин итү һәм күп фатирлы йортларда йорт эчендәге газ җиһазларын имин эксплуатацияләү турында ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин сөйләде.

Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, социаль өлкәгә аеруча игътибар итәргә кирәк, бу беренче чиратта мәктәпләр һәм балалар бакчалары, шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләре. «Социаль өлкә ведомство объектларын, торак объектларын капиталь ремонттан соң әзерләүне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк», - дип йомгаклады ул.

Ул шулай ук җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләргә инженерлык инфраструктурасы объектларын әзерләргә, шулай ук резерв ягулык-хуҗалык запасларын әзерләүне контрольдә тотарга кирәклеген искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International