Калугада Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр форумы булды. Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруда төп чараларның берсе булып тора. Форум кысаларында Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өлкәсендә I Милли премия җиңүчеләрен бүләкләү булды, анда Татарстан “Ишегалларын төзекләндерү” программаларын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы төбәк номинациясендә җиңүче булды. Форумда республиканы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов тәкъдим итте.
Моннан тыш, республика «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру “федераль проектын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы төбәк” номинациясендә лауреат булды.
Милли премия Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проекты кысаларында үткәрелә. Бу регионнарның, һөнәри бергәлекләрнең һәм экспертларның шәһәр үсеше өлкәсенә керткән өлешләрен объектив бәяли торган югары бүләк. Премиянең 18 номинациясендә лауреатлар һәм җиңүчеләр булып Россиянең иң яхшы практикалары таныла, алар ярдәмендә шәһәрләр уңышлы һәм яшәү өчен чын-чынлап уңайлы була.