Татарстан Республикасында торак тапшыру буенча гомуми план бүгенге көнгә 89% ка үтәлгән - 2 млн 797 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Коммерцияле төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 47% ы тапшырылган. Бу гомуми мәйданы 698 мең кв. м 110 күп фатирлы йорт.
Социаль ипотека өлешендә еллык план 73% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 56 йортның 28е файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 118 мең кв. м.
Индивидуаль торак төзелеше буенча бүгенге көнгә 1 млн 980 мең кв. метр мәйданлы 14 670 йорт файдалануга тапшырылган.