Татарстан Республикасында сәламәтлек саклау тармагында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «беренчел звеноны модернизацияләү» федераль проекты кысаларында фельдшер-акушерлык пунктларын (ФАПларны) ремонтлау программасын төгәлләделәр. Быел аңа 82 объект кергән.
Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә гадәттәгечә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Моннан тыш, финиш сызыгында 25 поликлиниканы ремонтлау программасы бар. 4 объект эштә калды. Эшләрнең гомуми үтәлеше 98% тәшкил итә. Узган ике атнада 3 объект төгәлләнде - берсе Мамадыш районында һәм икесе Яр Чаллыда.
31 медицина стационарын капиталь ремонтлау буенча программа чараларының үтәлеше 84% ка бәяләнә. Казанда, Буа һәм Кукмара районнарында подрядчылар узган ярты айда берәр объект тапшырган.
Мәгариф өлкәсендә Менделеевск муниципаль районында бер балалар бакчасы эшли. Аның буенча бүгенге көнгә 82% үтәлгән.
Мәдәният тармагындагы вәзгыять түбәндәгечә. 5 балалар сәнгать мәктәбеннән бары тик Мамадыш объекты гына эштә кала (үтәлеш-94%).
Мәдәни билгеләнештәге 19 объект буенча төзелеш-монтаж эшләре 87% ка җиткән.
Яшьләр сәясәте тармагына килгәндә, 7 яшьләр үзәгендә ремонт 49% ка башкарылган. Узган атнада Казанда бер объект файдалануга тапшырылган.
9 балаларны савыктыру лагере буенча эшләр 59% ка башкарылган. Хисап датасында подрядчылар шулай ук Казанда бер объектны төгәлләделәр.
6 яшүсмерләр клубында ремонт эшләре 81% ка үтәлгән. Соңгы ике атнада подрядчылар Нурлатта объект тапшырганнар.
Психологик-педагогик ярдәм үзәкләрен ремонтлау гомуми күләмнең 47% ябылган.
«Экология» өлкәсендә ике программаны гамәлгә ашыру тәмамлануга якынлаша. Алар буенча эшләрнең гомуми үтәлеше 95 % ка җитте. 5 объект эштә кала. Узган 2 атнада Зеленодольск, Чүпрәле һәм Нурлат районнарында объектлар төзелеп беткән.
Урманчылык биналары 92% ка ремонтланган.
ТР Спорт министрлыгы объектлары буенча подрядчылар планлаштырылган күләмнең 82% яптылар. Бу атнада Буада спорт комплексын ремонтлау төгәлләнгән.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биналарын ремонтлау программасы тәмамланганчы 1% калган (2 объект эштә калган).
Аннары Марат Айзатуллин республикада «почта элемтәсе объектларын модернизацияләү» программасы буенча мәгълүматлар китерде. Программа 2022 елдан гамәлгә ашырыла.
2022-2023 елларда 47 почта элемтәсе бүлекчәсе ремонтланган. «Россия Почтасы» АҖ инвестицияләренең гомуми күләме бу 2 елда 250 миллион сумнан артык тәшкил иткән.
Агымдагы елда 15 муниципалитет буенча почта элемтәсенең 26 авыл бүлекчәсендә ремонт эшләре бара, алар буенча инвестицияләр күләме 130 миллион сумнан артык тәшкил итә. Бүгенге көнгә әлеге программа буенча эшләр 75% ка үтәлгән. Аны тәмамлау вакыты-агымдагы елның октябрь аеның икенче яртысы.
Моннан тыш, бүген «Татарстан почтасы» идарәсе Цифрлы үсеш министрлыгы һәм Төзелеш министрлыгы белән берлектә 2025 елга объектлар исемлеген әзерләү буенча эш алып барды. 20 муниципалитетта 35 почта элемтәсе бүлекчәсе модернизацияләнәчәк һәм төзеләчәк.