Татарстан Республикасында бу атнада 13 муниципалитетта 14 объектны тапшырып, 48 фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тулысынча төгәлләнде. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Айзатуллин ачыклык керткәнчә, агымдагы елда 48 ФАПның 20се «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.
2024 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча барлыгы 23 медицина учреждениесе төзү планлаштырылган. Финанслауның гомуми күләме 1,2 млрд сум тәшкил итә.
Бүген илкүләм проект кысаларында Казанда һәм Түбән Камада ике поликлиника, шулай ук Казан шәһәрендә гомуми практика табибы үзәге төзелеше дәвам итә.