Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары итеп Дамир Шәйдуллин билгеләнде, тиешле документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
«2024 елның 30 сентябреннән Шәйдуллин Дамир Фәрит улын Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләргә», – диелә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагында.
Белешмә өчен:
Дамир Шәйдуллин 1986 елның 5 сентябрендә ТР Биектау районының Усад авылында туган. 2010 елда Казан дәүләт аграр университетын, 2024 елда Казан дәүләт архитектура - төзелеш университетын (төзелеш) тәмамлаган.
2006 – 2007 елларда - Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге баш инженеры;
2007 – 2008 елларда - «Нур-Авто» ҖЧҖендә менеджер, Казан;
2008-2009 елларда - Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау авылындагы «Нур-Авто» ҖЧҖ автосалонының автоүзәге башлыгы;
2009 ел - «Адамантий» ҖЧҖ комплектацияләү буенча менеджеры, Казан шәһәре;
2009-2011 елларда - «Вок-строй» ҖЧҖ, «СК ВОК-строй» ҖЧҖ директоры урынбасары, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау авылы;
2011 – 2015 елларда - «Трейд Марк» ҖЧҖ директоры урынбасары, Казан шәһәре;
2014 – 2015 еллар - «Комфорт» идарәче компаниясе ҖЧҖ башкарма директоры, Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау авылы;
2015 – 2018 елларда - Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары,
2018-2021 елларда -ТР Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе;
2021 – 2022 еллар -ТР Биектау Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары;
2022-2024 елларда - Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе;
2024 елның 30 сентябреннән – Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары.
Өйләнгән. Улын һәм кызын тәрбияли.