Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру 99% ка үтәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Юл эшләре 99% ка үтәлгән. 32 районның 30сы юл эшләрен тулысынча төгәлләнгән, Казанда бер ишегалды кала. Эшләрне октябрь ахырына тәмамлау планлаштырыла. Тукай районында дүрт ишегалды буенча эшләрне 20 октябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Тышкы яктырту эшләре 100% ка башкарылган. Ишегалларында җиһазлар 98% ка үтәлгән, 30 районда кече архитектура формаларын монтажлау төгәлләнгән инде. Тагын 2 районда монтажны төгәлләү планлаштырыла торган дата - октябрь уртасы.
Программа буенча эшләр тәмамланган районнарда хокук бозуларны ачыклау, шулай ук әзер ишегалларын кабул итү һәм төзекләндерү эшләрен баланска тапшыру өчен комиссия сәфәрләре башланды.