Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча масштаблы эш тәмамланды

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль объектлар һәм инженерлык инфраструктурасы төзелеше программалары турында сөйләде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Мәгариф учреждениеләреннән бүгенге көндә Кукмара районында башлангыч сыйныфлар бинасы буенча төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә, биредә эшләр 80% ка төгәлләнгән һәм 3 балалар бакчасы буенча гомуми күләмнең 94% ы тәмам.

«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча 4 федераль һәм республика программасы кысаларында төзелә торган 53 объектның 3 медицина учреждениесе буенча эшләр дәвам итә, алар 97% ка үтәлгән. 

Спорт тармагында 21 объекттан ике футбол манежы (үтәлешнең 99% ы) һәм Апаста футбол кырының административ бинасы эшләнә, аның буенча үтәлеш 98%.

Яшьләр сәясәте буенча 7 объекттан 3 балаларны савыктыру лагерен ремонтлау дәвам итә. Программаның гомуми үтәлеше 83% тәшкил итә. Бу атнада Әлки районында бер лагерь төзелеп бетте. «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» Федераль программасы буенча төзелә торган Балык Бистәсендәге  яшьләр үзәге буенча эшләр 88% ка башкарылган

«Экология» илкүләм проекты буенча өч объекттан ләм кырларын рекультивацияләү эшләре дәвам итә (башкарылуның 87% ы). Узган атнада «Экология» илкүләм проекты кысаларында Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча дүрт еллык масштаблы эш тәмамланды.

64 җәмәгать урыныннан программаның соңгы объекты - Чаллы шәһәрендәге парк төгәлләнү этабында. Бу атнада подрядчылар Алабуга районында бер объектны тапшырганнар.

Инженерлык инфраструктурасын модернизацияләүнең республика һәм федераль программаларын үтәү финиш сызыгында тора. 639 объектның - Казандагы бер объектны халыкны эчәр су белән тәэмин итүнең республика программасы буенча төгәлләргә кирәк. Аның буенча үтәлеш 40% тәшкил итә. Узган ике атнада Бөгелмә, Әгерҗе һәм Югары Ослан районнарында 3 объектта эшләр тәмамланган. Шулай ук Казанда бер объект коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы буенча эштә кала. Биредә эш 91% ка тәмам.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International