Татарстанда илкүләм проект буенча 151 ФАП ремонтланачак

2025 елның 18 гыйнвары, шимбә

Агымдагы елда Татарстан Төзелеш министрлыгы 6 илкүләм проект һәм 4 дәүләт программасы гамәлгә ашыруда катнашачак, алар кысаларында 16 млрд сумлык 342 объектны төзү һәм ремонтлау мониторингы булачак. 2025 елга бурычларны үтәү планнары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән барлык килешүләр дә төзелгән.

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 3 федераль проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. 51 объект «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» проектына керә. Шуларның 7се - Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүчеләр. Алар буенча контрактация март аена планлаштырылган. Тагын 10 объект республика программасы кысаларында төзекләндереләчәк.

Финанслау лимиты 3,2 млрд сум булган «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль проекты буенча масштаблы эш көтелә. Тагын 7 млрд яңа республика программасы буенча каралган. Объектлар исемлеге республика Хөкүмәтендә килештерелә», - дип ачыклык кертте Марат Айзатуллин.

«Торак» федераль проекты кысаларында 2025-2030 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча яңа программа планлаштырылган, аңа 2017 елның 1 гыйнварыннан соң авария хәлендә дип танылган йортлар керәчәк.  Шуның белән бергә, яңа программага керәчәк авария хәлендәге йортларның саны күчерүнең яңа механизмнары расланганнан соң, шулай ук территорияләрне үстерү фондына финанс ярдәме күрсәтү лимитларыннан чыгып билгеләнәчәк, алар бүгенге көнгә кадәр төбәкләргә җиткерелмәгән.

«Экологик иминлек» милли проекты буенча «Россия суы» федераль проекты кысаларында агымдагы елга 1 млрд сум лимит белән Казан шәһәренең биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итәчәк. Контрактация март аена планлаштырылган.

«Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектына 189 объект кергән, алар «беренчел звеноны модернизацияләү» федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла.  Бу 37 муниципалитеттагы 151 фельдшер-акушерлык пунктына март аенда дәүләт контракты нәтиҗәсе белән ремонт ясау.

 

20 районда 38 объект төзелә, шуларның икесе гомуми практика табибы офисы һәм 34 фельдшер-акушерлык пункты буенча контрактлар төзелгән инде. Һәм ике поликлиникага контрактлар март аена планлаштырылган.

«Гаилә» милли проектында 12 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла, алар өч федераль проектка керә. Шуларның берсе узган елдан күчеп килә - Яшел Үзән районында «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзү дәвам итә, аның буенча дәүләт контракты төзелгән инде. Һәм 11 объект буенча контракт март аенда узачак. Бу - ике балалар бакчасы төзү, шулай ук «Гаиләгә ярдәм» федераль проекты кысаларында ике балалар бакчасына капиталь ремонт ясау. Моннан тыш, республика программасы кысаларында 9 балалар бакчасына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

 «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты буенча ике китапханә, бер музей, ике авыл мәдәният йорты, бер театр һәм балалар сәнгать мәктәбе ремонтланачак. Шулай ук аларга республика программасы буенча 17 мәдәният объекты һәм ике балалар сәнгать мәктәбе өстәлә.

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты паспорты белән агымдагы елга 15 объект төзү һәм ремонтлау планлаштырыла. Аларның барысы буенча контрактлар март аена планлаштырылган: 12 объект «Балаларга иң яхшысы» федераль проектына керә (2 мәктәп төзелеше һәм 10 мәктәпкә капиталь ремонт). Тагын 18 мәктәп һәм интернат-мәктәп республика программасы кысаларында ремонтланачак.

2 объект «Проффесионалитет» федераль проекты буенча ремонтланачак. Бу - бер көллият (аңа республика программасы буенча 7 ресурс үзәге өстәлә) һәм урта-махсус уку йортының бер тулай торагы. Шулай ук республика программасы буенча өч тулай торакны ремонтлау планлаштырыла.

«Россия-мөмкинлекләр иле» федераль проекты кысаларында Яшьләр үзәген ремонтлау планлаштырылган. Тагын 7се - республика программасы буенча.

2025 елга «Кадрлар» милли проекты паспорты «Хезмәт базары белән идарә итү» федераль проекты кысаларында халыкны эш белән тәэмин итүнең 49 үзәгенә капиталь ремонт ясауны үз эченә ала. Алар буенча контракт шулай ук март аена планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International