Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү буенча 8 республика һәм федераль программаның гамәлгә ашырылуы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнарны тоташтырып киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
М.Айзатуллин билгеләп үткәнчә, «Халыкны эчәр су белән тәэмин итү» һәм «Су агызу системалары челтәрләрен һәм корылмаларын төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау» республика программалары буенча объектлар исемлеге төзелгән. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы проекты килештерү процедурасын уза.
«Торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча объектларны тикшерү бара. Алга таба төгәлләштерелгән эш күләме һәм бәясе белән исемлек төзеләчәк. Бюджет учреждениеләрендә блоклы-модульле котельныйлар һәм тыштан урнаштырыла торган казаннар урнаштыру, шулай ук газ бүлү һәм газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү, блоклы-модульле котельныйлар һәм тыштан урнаштырыла торган казаннар урнаштыру программалары буенча проектлау өчен башлангыч белешмәләр җыю алып барыла. Проект - эзләү эшләре башкарылганнан һәм экспертиза узганнан соң һәр объект буенча төзелеш-монтаж эшләре суммасы билгеләнәчәк.
Федераль өлеш буенча ике программаны гамәлгә ашыру планлаштырыла. «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» проекты барышында 4 инженерлык инфраструктурасы объекты гамәлгә ашырылачак. Аукцион узды, дәүләт контрактлары төзелде.
«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектына кергән коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль программасы буенча планга 36 объект кертелгән. Конкурс үткәрү һәм дәүләт контрактын төзү агымдагы айда күздә тотыла.