Татарстанның Кукмара муниципаль районының Балыклы авылында клубка капиталь төзекләндерү планлаштырыла.
Капиталь ремонт барышында тәрәзәләр алыштырылачак, идәннәр, фасадлар, түбә һәм эчке инженерлык челтәрләре яңартылачак. Шулай ук биналарның эчке бизәлеше дә башкарылачак.
Балыклы – 17 йөзнең беренче яртысында нигез салынган борынгы авыл. Халык дәүләт крестьяннары катлавына караган, игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Шулай ук балта остасы, мич, тимерче һәм киез итекче һөнәрләре, сәүдә үсеш алган.
Хәзер Балыклыда, соңгы исәпкә алу мәгълүматлары буенча, 360 тан артык кеше яши. Авылда башлангыч мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә бар. Авыл клубы 1940 елдан бирле эшли, башта ул элекке мәчетнең аскы катында урнашкан булган. 1988 елда гомуми мәйданы 300 кв. метр булган бер катлы кирпеч бина төзелә, һәм шул вакыттан бирле ремонт ясалмаган.
Эшләр «Гаилә» илкүләм проектына керә торган «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасы буенча башкарылачак.
Авыл клубын яңартуга 17 млн 721 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән 3 млн 721 мең сум – республика бюджетыннан.
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты буенча 2025 елда шулай ук Мамадыш муниципаль районының Красногорск авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалачак.
Фотосурәт: www.culture.ru/institutes/53855/balyklynskii-selskii-klub