Татарстанның Биектау районы Чернышевка авылында урта гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт ясала.
Гомуми мәйданы 1 500 кв. м булган бер катлы мәктәп бинасы Мәктәп урамында урнашкан. Проект буенча монда түбә һәм фасад эшләре, эчке бизәү, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау планлаштырылган.
Шулай ук капиталь ремонт кысаларында мәктәп территориясен төзекләндерәчәкләр һәм яңа җиһазлар, инвентарь сатып алачаклар.
Эшләр дәүләт мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлауның республика программасы буенча алып барыла.