Тормышны тәэмин итү хезмәткәрләренең Татарстан Республика профсоюз оешмасы профсоюз әгъзалары балалары арасында иң яхшы рәсемгә республика конкурсына йомгак ясалды. «ТКХ балалар күзлегеннән» конкурсы ТКХ хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында үткәрелде. Аның максатлары арасында - тормышны тәэмин итү өлкәсендәге һөнәрләрне һәм белгечлекләрне популярлаштыру, укучыларның һөнәри үзбилгеләнүен формалаштыруга ярдәм итү.
Жюри эшләрне өч яшь категориясе буенча бәяләде: 4-6 яшь (мәктәпкәчә яшь), 7-9 яшь (башлангыч мәктәп яше) һәм 10-14 яшь (мәктәп яше). Йомгак ясаганда рәсемнең оригиналь нияте, башкару техникасы, индивидуаль-сәнгатьле булуы, тәкъдим ителгән эшнең конкурсның игълан ителгән темасына туры килүе исәпкә алынды.
Конкурста Татарстанның 20 оешма һәм предприятиесеннән 90 бала катнашты, шул исәптән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хезмәткәрләренең 11 баласы.
Инвестицион программалар бүлеге белгече Илмира Радиковнаның уллары – Рамазан һәм Радмир Галәмовлар 4 яшьтән 6 яшькә кадәрге төркемдә өченче урынны яуладылар. Аларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды. Нәни призерларыбызны котлыйбыз!