Кукмарада «Гаилә» илкүләм проекты буенча агачтан төзелгән уникаль бинаны реставрацияләү башланды

2025 елның 10 апреле, пәнҗешәмбе

Кукмарада уникаль агач төзелеш сәнгате бинасын – Вахитов урамындагы 1870 елда төзелгән ике катлы йортны реставрацияләүгә керештеләр. Биредә шәһәрдә киез итек җитештерүгә нигез салган абыйлы-энеле Комаровлар фабрикасының конторасы урнашкан. Монда шулай ук бертуган абыйларының берсе Николай Васильевич яшәгән.

Йорт - ачыкланган мәдәни әһәмияткә ия объект, агач челтәр белән уратып алынган.

Мәһабәт бина 10 елдан артык ташландык хәлендә була. Минималь яклау өчен йортны тимер койма белән әйләндереп алдылар, тәрәзәләрне такталар белән яптылар. Хәзерге вакытта аны торгызу башланды. 340 кв. метрдан артык мәйданда реставраторларга зур күләмдә эшләр башкарырга туры киләчәк. Бина бик тузган, шуңа күрә нигез конструкциясен көчәйтү, бураны, түшәмәләрне, диварларны ремонтлау, түбә, фасад урнаштыру, ишек һәм тәрәзә тутыруларын реставрацияләү планлаштырыла. Электрика, вентиляция яңартылачак, җылыту үткәреләчәк. Шулай ук бинаның агач конструктив элементлары, йөзлекләрнең һәм колонналарның сырлап бизәлеше реставрацияләнәчәк. 

Төзүчеләр торбаларны, идәннәрне, стена һәм түшәмнәрнең штукатуркаларын сүтә башладылар.

Абыйлы-энеле Комаровлар конторасы бинасын ремонтлау-реставрацияләү эшләре «Гаилә» илкүләм проектының бер өлеше булган «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International