Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Марат Айзатуллин билгеләп үткәнчә, ремонтлана торган оешмалар саны буенча мәшгульлек һәм социаль яклау өлкәсе иң масштаблылардан санала, аңа 80 объект кергән. «Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына капиталь ремонт программасы 35 процентка үтәлгән. 31 объектның 24ендә подрядчылар эшли. Ягу сезоны тәмамлануга, подряд оешмалары калган 6 оешманы ремонтлаячак», – диде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.
«Кадрлар» илкүләм проектына кергән «Хезмәт базары белән идарә итү» яңа федераль программасы буенча Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итүнең 49 үзәген ремонтлау планлаштырыла. «Программа республиканың барлык муниципалитетларын да колачлый. 44 объектта эшләр башланган инде. Киләсе атнадан тагын 5 мәшгульлек үзәгендә ремонт башланырга тиеш. Әлегә эшләр 8 процентка башкарылган», – дип хәбәр итте Марат Айзатуллин.
халыкны эш белән тәэмин итү 49 үзәгенә капиталь ремонт ясауга 833 млн сумнан артык акча каралган, шуның 175 млн сумы – Татарстан Республикасы бюджеты акчалары.
Исегезгә төшерәбез, «Кадрлар» илкүләм проекты мәгариф оешмалары, компанияләр һәм дәүләтнең координацияләнгән эше нәтиҗәсендә эш бирүчеләр ихтыяҗын канәгатьләндерер өчен кадрлар әзерләүгә юнәлдерелгән. Әтрафлы модернизацияләү проекты 2029 елга илдә мәшгульлек хезмәте оешмаларының бөтен челтәрен яңартырга мөмкинлек бирәчәк – «Россия эше» исемле яңа кадрлар үзәкләре ачылачак.
Фотосурәттә: Яр Чаллы шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә капиталь ремонт