Россиянең иң яхшы парклары исәбенә шулай ук Казанның 2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектына кергән «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндерелгән Серов урамындагы бульвар, Яр Чаллыдагы «Прибрежный» паркы һәм «Зәңгәр күлләр» махсус саклана торган табигый территориясе керде һәм премия лауреатлары булды.
«Россия парклары» икенче Бөтенроссия премиясен бүләкләү тантанасы 23 апрельдә Мәскәүдә илнең төп парк вакыйгасы – Parkseason Expo V Халыкара күргәзмә-конференциясе, БРИКС илләре парклары форумы һәм Бөтенроссия парк директорлары слеты, күңел ачу парклары һәм аттракционнар җитештерүчеләрнең Халыкара конгрессы кысаларында узды.
Казандагы «Елмай» балалар паркы – шәһәрнең иң зур уен мәйданы, анда балалар үзенчәлекле җиһазларны һәм танып белү маршрутларын тикшерә ала. Паркның төп темасы – шәһәр тарихы һәм тормышы белән тыгыз бәйләнгән һәм архитекторлар өчен илһам чыганагы булган Казансу елгасы. Казансуның иске үзәненең борылышларын җәяүлеләр сукмакларының трассировкасын билгеләгәннәр, ә «фәнни маршрутларда» балалар уен рәвешендә елганы география, тарих, биология һәм экология аша өйрәнә.
Парк төрле яшь төркемнәре өчен зоналарга бүленгән: сабыйлар өчен баскычлы һәм сукмаклы мәйдан, яшүсмерләр өчен зона, актив уеннар һ.б.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: премия номинантларын паркны төзекләндерү сыйфаты, инфраструктура, популярлык, массакүләм мәгълүмат чараларында искә алу һәм «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектында һәм конкурсларда катнашу тәҗрибәсе буенча бәялиләр.
Узган ел Лаеш шәһәренең Кошевой урамындагы экстрим-парк «Ел паркы. Кече шәһәрләр» номинациясендә парк премиясен алды.
Исегезгә төшерәбез, 21 апрельдә 2026 елда төзекләндерүгә өстенлекле объектлар өчен тавыш бирү башланды. Нәкъ менә халык яңа җәмәгать урыннарын булдыруга йогынты ясый ала, ул киләчәктә шулай ук ел паркы булырга мөмкин. Быел тавыш бирү исемлегендә Татарстанның 283 җәмәгать урыны һәм 812 ишегалды бар. Тавыш бирүдә 12 июньгә кадәр gorodsreda.tatar.ru сайтта катнашырга мөмкин.