Татарстанда 3 майга торакны файдалануга тапшыру планы 48 процентка үтәлгән, 1 млн 570 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Коммерцияле төзелеш буенча 11% тапшырылган – бу гомуми мәйданы 186 мең кв.м.дан артык булган 35 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека программасы буенча еллык план 43% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 35 йортның 6сы тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 69 мең кв. м. тәшкил итә. Планның иң зур үтәлеше индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча теркәлгән. Монда 1 млн 314,5 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.
Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин шундый мәгълүмат бирде.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итүгә килгәндә, ятим балалар өчен торак буенча федераль бюджеттан финанслашу хисабына 37 торак урын алуга дәүләт контракты төзелгән. Шулай ук ТР Сатып алулар буенча Дәүләт комитеты 25 апрельдә икенче дәүләт контракты кысаларында 86 бина сатып алу буенча контракт төзү хокукына аукцион игълан итте.
Яшь гаиләләр өчен торак урнашкан 42 муниципаль берәмлекнең барысы да «Электрон бюджет» системасында килешү төзеделәр. 66 гаилә таныклык алды. Барлык башкарма комитетларның хосусый счетларына тиешле акчалар күчерелгән. Яшь гаиләләр торак базарында квартиралар сайлап ала.
Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр өчен билгеләнгән барлык 27 сертификат рәсмиләштерелгән. Хәзер ТР Дәүләт торак фонды сайлап ала торган фатирларның мәйданы 2 мең 246 кв. м тәшкил итә.
Мәҗбүри күчеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльлеләр кебек категорияләр буенча фатирлар сайлау дәвам итә.