2025 елда Татарстанда коммуналь инфраструктураны яңарту ике программа буенча алып барыла. Шул исәптән агымдагы елда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов яңа программага старт бирде. Аңа 100 объект кертелгән, эреләре арасында Нурлат муниципаль районының Нурлат шәһәрен су белән тәэмин итү челтәрен реконструкцияләү, Сарман муниципаль районының Җәлил поселогында җылылык белән тәэмин итү системасын модернизацияләү һәм Казаннан Питрәч муниципаль районының Көек поселогына кадәр суүткәргеч төзү. Аларның 60 буенча дәүләт контрактлары төзелгән, калганнары буенча май ахырына кадәр төзеләчәк.
Шулай ук Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасы гамәлгә ашырыла. Исемлеккә 36 объект кергән, шул исәптән 29ы – Чаллыда, 3е – Әлмәт районында, берәрсе – Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Чистай муниципаль районнарында. Алар буенча контрактлар төзелгән.
«18 объектта эшкә керешкәннәр. Гомуми үтәлеш 6% ка җитте, – дип сөйләде ТР архитектура, төзелеш һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин. – Яр Чаллы төзүчеләре яхшы темплар күрсәтә. Аерым алганда, Яшьлек проспектында хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрләрен капиталь ремонтлау 43% ка, Сидоровка бистәсендә – 23% ка, Шоссейная урамында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү – 27% ка, шәһәрнең инженерлык челтәрләрен капиталь ремонтлау – 25% ка, Тынычлык проспектында хуҗалык-көнкүреш канализациясе коллекторын капиталь ремонтлау – 12% ка башкарылган. Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү 20% ка башкарылган.»
Татарстанда коммуналь инфраструктура объектларын модернизацияләүгә 11 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шулардан 3 млрд сумнан артыгы – «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча.
Исегезгә төшерәбез, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты торак пунктларны комплекслы үстерүгә, шул исәптән тиешле социаль һәм коммуналь инфраструктураны булдыруга һәм яңартуга юнәлдерелгән.