Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» федераль программасы гамәлгә ашырыла. Илкүләм проект кысаларында 3,15 млрд сумлык 36 объектны яңарту чаралары планлаштырылган.
Яр Чаллы программага кергән объектлар саны буенча алда бара. Биредә гомуми озынлыгы 46 км дан артык булган 29 объект яңартылачак, бу максатларга 1,88 млрд сумнан артык акча каралган. Зурлары арасында:16 км озынлыктагы хуҗалык-көнкүреш канализациясе төзү, 19 км озынлыктагы су белән тәэмин итү челтәренең 16 участогына капиталь ремонт ясау. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 516 меңнән артык чаллылы өчен су агызу һәм су белән тәэмин итү өлкәләрендә хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырачак.
19 объектта белгечләр эшкә керешкән инде. «Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» ДКУда билгеләп үтүләренчә, планны үтәүнең гомуми күләме 12% тан артып китә.
Исегезгә төшерәбез, илкүләм проект программасына шулай ук Әлмәт муниципаль районында 3 объект кертелгән, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск һәм Чистай муниципаль районнарында берәр объект.
Моннан тыш, агымдагы елда коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча 8,5 млрд сум күләмендә республика программасы эшли башлады, аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде. Аңа 100 объект кергән.
Фотосурәттә: Шоссе урамында су белән тәэмин итү челтәрләре төзелешенең барышы