Татарстан Республикасында социаль инфраструктура объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру актив фазада тора. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, ике программа кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 80 объектында ремонт бара.
«Халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен ремонтлау республика программасына 31 объект кертелгән. Минзәлә районында бер генә эш башланмыйча кала, июнь башында эшкә керешү планлаштырыла. Ике атна эчендә берьюлы 7 объект файдалануга тапшырылган: Лениногорск, Чирмешән, Арча, Азнакай, Баулы районнарында – берешәр, Алабуга районында – ике. Гомумән программа чаралары 71% ка үтәлгән», – диде Марат Айзатуллин.
Моннан тыш, 2025 елда башланган «Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт базары белән идарә итү» яңа федераль программасы буенча Татарстанның һәр муниципаль берәмлегендә 49 мәшгульлек үзәгенә капиталь ремонт ясау каралган. Гамәлгә ашыру планы 37% ка җитте.
Татарстанның 45 муниципаль берәмлегендә барлыгы 49 халыкны эш белән тәэмин итү үзәген ремонтлауга 833 млн сумнан артык акча бирелгән, шул исәптән 175 млн сум – республика бюджеты акчалары.
Исегезгә төшерәбез, «Кадрлар» илкүләм проектының бурычларының берсе – мәгариф учреждениеләре, компанияләр һәм дәүләтнең координацияләнгән эше нәтиҗәсендә эш бирүчеләр ихтыяҗы өчен кадрлар әзерләү. Комплекслы модернизацияләү проекты 2029 елга илдә мәшгульлек хезмәте учреждениеләренең бөтен челтәрен яңартырга мөмкинлек бирәчәк – «Россия эше» яңа кадрлар үзәкләре ачылачак. Аларда предприятиеләр адреслы ярдәм ала алачак, ә эш эзләүчеләргә кирәкле белгечлек сайларга, һөнәри белемнәрен яңартырга һәм күнекмәләрен торгызырга ярдәм итәчәк.