Марат Айзатуллин: Татарстанда яшьләр сәясәте объектлары актив ремонтлана

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Узган җомгада Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Агымдагы вәзгыять турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшьләр сәясәте объектларына актив ремонт ясала – бу максатларга 1 млрд 401 млн сумнан артык акча җибәрелгән.

«Биш республика һәм федераль программага 34 объект керде, аерым алганда, 11 муниципалитетта урнашкан 13 балаларны савыктыру лагере. Шулардан 4 объект Ютазы, Яшел Үзән, Тәтеш һәм Алексеевск районнарында файдалануга тапшырылган», – диде Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Моннан тыш, Азнакай районында яшүсмерләр клубы бинасын ремонтлау төгәлләнгән, Казанда, Чаллыда һәм Алабугада тагын өч клуб эшли. Программа чараларын үтәү күрсәткече – 62%.

9 психологик-педагогик ярдәм үзәгендә – шул исәптән 6сы Казанда, 1 объектта Чистай, Яшел Үзән һәм Сарман районнарында 61% ремонт ясалган.

Шулай ук Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 8 яшьләр үзәген капиталь ремонтлауга 445 млн 579 мең сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Биектау, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кукмара, Менделеевск муниципаль районнарында, Казанда һәм Яр Чаллыда 7 объектта эшләр республика программасы буенча алып барыла. Казандагы «Химиклар мәдәният йорты» яшьләр үзәге «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектына кертелгән. Бу объект күчмә объект булып тора, анда эшләр 2024 елда башланган. Тулаем алганда, М. Айзатуллин фикеренчә, төзүчеләр билгеләнгән графиктан чыгып эш итәләр. Хәзерге вакытта яшьләр үзәкләрендә ремонт үтәлеше 59% ка җиткән, динамика 7% тәшкил итә.

Фотосурәттә: Казандагы «Химиклар мәдәният йорты» яшьләр үзәге «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча капиталь ремонт программасына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International