Бу хакта узган җомгада Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Торак төзелеше өлешендә еллык план тулаем алганда 60% ка үтәлгән. Республика буенча 1 млн 960 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.
Коммерцияле торак төзүчеләр 20% үтәлеш турында хисап тоталар. 51 йортның гомуми мәйданы 339 мең кв. метрдан артып китә.
Социаль ипотека программасы 43% ка үтәлгән. 2025 елга йөкләмәләр нигезендә 35 йорт төзергә кирәк. Шулардан 69 мең кв. м мәйданлы 6сы файдалануга тапшырылган.
Индивидуаль торак төзелеше гадәттәгечә кызу темплар белән бара – 1 млн 551 мең кв. м төзелгән.