РФ Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет төзелеш турында ел саен үткәрелә торган балалар конкурсы башлануы турында игълан итте

2025 елның 17 июне, сишәмбе

РФ Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет #СпросиСтроителя конкурсы башлануы турында игълан итте.

«Мин – киләчәк төзүчесе!» конкурсы төзелеш белгечлекләрен популярлаштыру проектын гамәлгә ашыру кысаларында алтынчы мәртәбә уздырыла.

Эшләр түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнә:

- Иң үзенчәлекле текст сорау

- Иң үзенчәлекле видео-сорау

- Төзелеш тарихы турында иң яхшы сорау

Конкурска 6-17 яшьлек балалардан 15 июльгә кадәр сораулар конкурсның рәсми бите аша кабул ителә http://www.я-строительбудущего.рф/ «Конкурс СпросиСтроителя» бүлегендә.

Жюри конкурс материалларын 31 июльгә кадәр караячак. Нәтиҗәләр конкурсның электрон мәйданчыгында урнаштырылачак.

Җиңүчеләрнең кызыклы сорауларына Россия Төзелеш министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Сергей Степашин һәм Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин җавап бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International