Татарстанда 2 млн 244 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

Татарстанда торак төзелешенең еллык планы 69% ка үтәлгән – төзүчеләр 2 млн 244 мең кв.м. файдалануга тапшырган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Коммерцияле төзелеш буенча планның 27% ы үтәлгән. Файдалануга тапшырылган 59 йортның мәйданы 456 мең кв. метрдан артып китә.

Социаль ипотека программасы 61% ка үтәлгән. Быел тапшырырга планлаштырылган 35 йортның 11е әзер. Файдалануга тапшырылган торак мәйданы – 99 мең кв. м.

Иң зур күрсәткечләр – хосусый торак өлкәсендә. Файдалануга тапшырылган йортларның мәйданы – 1 млн 689 мең кв. м.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International