ТР Төзелеш министрлыгында төзелеш тармагында бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде

2025 елның 1 августы, җомга

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында 2024 елдагы эш нәтиҗәләре буенча төзелеш тармагында бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.

Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, Татарстан Республикасы Төзүчеләр берлеге президенты Илшат Гыймаев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республиканың төзелеш комплексы Россия Федерациясе субъектлары арасында алдынгы урыннарның берсен алып тора.

«Моны иң яхшы төзелеш оешмасына, төзелеш материаллары предприятиесенә һәм төзелеш комплексының иң яхшы проект, эзләнү оешмасына ел саен уздырыла торган Бөтенроссия конкурслары нәтиҗәләре дә раслый»,  – диде ведомство башлыгы урынбасары.

Конкурсларда катнашуга Россия Федерациясенең 49 субъектыннан барлыгы 240 оешма гариза биргән. РФ Төзелеш министрлыгы, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия төзүчеләр берлеге, Россия Төзүчеләр профсоюзлары җитәкчеләре кергән конкурс комиссияләре карары буенча Татарстаннан 22 оешма kауреат дип танылды.

Әйтик, иң яхшы төзелеш оешмасына, төзелеш материаллары предприятиесенә һәм төзелеш индустриясенә 29 Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча бүләкләнделәр:

«Татэлектромонтаж» АҖ – «Төзелеш тармагының алтын фонды» мактаулы исеме һәм 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде;

«Домкор Индустрия» ҖЧҖ – «Төзелеш тармагының алтын фонды» мактаулы исеме һәм 2 нче дәрәҗә диплом; 

Махсуслаштырылган Төзүче ҖЧҖ «ДОМКОР» – «Төзелеш тармагының алтын фонды" мактаулы исеменә һәм 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды; 

«Домкор Строй» ҖЧҖ – «Төзелеш тармагының алтын фонды» мактаулы исеме һәм 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

«Төзелештә һәм төзелеш материаллары сәнәгатендә югары нәтиҗәлелеккә һәм конкурентлыкка сәләтлелеккә ирешкән өчен» номинациясендә бүләкләнделәр:

«АрсеналГидро» ҖЧҖ – I дәрәҗә диплом;

«ИННОВА-РУС» ҖЧҖ– II дәрәҗә диплом;

«Идея» Юго-Восток «Төзелеш компаниясе» ҖЧҖ – II дәрәҗә диплом.

Төзелеш комплексының шундый ук профильдәге иң яхшы проект, эзләнү һәм башка оешмасына 21 нче Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр:

«Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы һәм бәяләр ясау идарәсе» ДАУ;

«Татинвестгражданпроект «Баш территориаль проект-эзләнү, фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП;

«ДОМКОР Проект НЧ» ҖЧҖ;

«Татагропромпроект» АҖ.

II дәрәҗә диплом белән:

КНИТУ ЮБ ФДБМУ «Союзхимпромпроект» проект институты;

Б. Тихомиров исемендәге «Казан Гипронииавиапром» АҖ;

III дәрәҗә диплом белән:

«КАМА ИНЖЕНЕР-ТӨЗЕЛЕШ ЭЗЛӘНҮЛӘРЕ ТРЕСТЫ» ҖЧҖ.

Лауреатларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International