2025 елның 19-21 августында Казанда узачак «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Х Бөтенроссия форумында катнашу өчен теркәлү ачык. Форум кысаларында Уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларга юбилей X Бөтенроссия конкурсында, шулай ук Ерак Көнчыгыш федераль округы төбәкләре өчен IV махсуслаштырылган конкурста җиңүчеләр игълан ителәчәк.
Чара барышында шулай ук актив яшьләрнең, студентлар берлеге вәкилләренең, шулай ук архитектура һәм урбанистика өлкәсендә яңа гына эшли башлаган белгечләрнең тырышлыгын берләштерүгә юнәлдерелгән «Яшьләр һәм шәһәр мохите» II Бөтенроссия яшьләр форумы узачак.
Форумның экспертлары һәм спикерлары булып профильле федераль хакимият органнары, эре бизнес, махсуслаштырылган оешмалар вәкилләре булган 100дән артык эксперт торачак.
Форум программасында: пленар утырышлар, эксперт дискуссияләре, күргәзмә экспозицияләре, проект сессияләре, нетворкинг һәм тармакның әйдәп баручы экспертлары белән очрашулар.
«Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Бөтенроссия форумын Россия Төзелеш министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә ДОМ.РФ үсеш институты ярдәмендә үткәрә.
2025 елда форум кунакларын кабул итәчәк Татарстан Республикасы җәмәгать урыннарын үстерү буенча төбәк программасының 10 еллыгын билгеләп үтә. Республикада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән эшләнгән алымнар 2017 елда эшли башлаган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» өстенлекле проектының һәм уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсының нигезенә салынды.
Теркәлү түбәндәге сайтта ачык: малыегородароссии.рф