Казанның Побежимов ур., 47 адресы буенча урнашкан 25 нче китапханәдә капиталь ремонт тәмамланган. Эшләр «Гаилә» илкүләм проектына керә торган «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты буенча башкарылды.
Китапханәнең гомуми мәйданы 259 кв. метр тәшкил итә. Объектның фасады яңартылган, тәрәзәләр, ишекләр, идән өслеге һәм электротехник җиһазлар алыштырылган. Шулай ук стеналар һәм түшәмнәр бизәлгән, эчке инженерлык системалары ремонтланган. Моннан тыш, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен керү мөмкинлеген формалаштыру кысаларында төзүчеләр адаптацияләнгән керү төркемен булдырганнар.
Капиталь ремонттан соң китапханәдә уңайлы конференц-зал, иркен китап заллары барлыкка килде.
Китапханәгә 1932 елда нигез салына һәм ул шәһәрдә иң борынгылардан санала. Ул берничә тапкыр урынын үзгәртә: башта Волгоград урамында була, ә 1960 нчы елларда Побежимов урамындагы 47 нче йорттагы Горбунов исемендәге Казан авиация заводы тулай торагына күчә, анда төп кунаклар эшче яшьләр була. Бүгенге көндә дә шунда урнашкан.
Китапханәне капиталь ремонтлауга 18,46 млн сум бүлеп бирелгән, шуның 3,88 млн сумы – республика бюджеты акчалары.