Казанда фехтование буенча спорт мәктәбе төзелеше тәмамлана

2025 елның 15 августы, җомга

Казанда фехтование буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе төзелеше төгәлләнеп килә.  Спорт корылмасын төзү Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән мөмкин булды.

Өч катлы бинаның гомуми мәйданы 4,8 мең квадрат метр тәшкил итә һәм 200 кешегә исәпләнгән. «ТР Главинвестстрой» ДКУда хәбәр итүләренчә, объект югары дәрәҗәдә әзер.

Спорт мәктәбенең беренче катында фехтовкалау өчен универсаль зал, вестибюль, гардероб, буфет, медицина кабинеты урнашкан.

Икенче катта – тренажер залы, өченчедә – кече зал. Моннан тыш, барлык катларда тренер кабинетлары, санузеллар һәм душ бүлмәләре бар. Территория төзекләндерелде. Мәктәп кирәкле җиһазлар һәм мебель белән җиһазландырылган.

Яңа спорт объекты хәрәкәт итү көче аз булган халык төркемнәре өчен җайлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International