Татарстанда инженерлык инфраструктурасын төзү һәм модернизацияләү программалары төгәлләнә

2025 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Татарстанда инженерлык инфраструктурасын төзү һәм модернизацияләү программалары төгәлләнү чорына якынлаштылар. Алты программа буенча йөкләмәләр тулысынча үтәлгән. Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары сүзләренә караганда, торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу программасы үтәлгән, аның кысаларында хисап чорында республиканың 11 районында 138 объект файдалануга тапшырылган. Моннан тыш, газ бүлү һәм газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү программасы төгәлләнде.

«Челтәрләрне яңарту буенча башка программаларны гамәлгә ашыру темплары да шактый югары. Аерым алганда, халыкны эчәр су белән тәэмин итү программасының үтәлеше планлаштырылган күләмнең 92% тәшкил итте. 88 объектның 71е төгәлләнгән. Чистарту корылмаларын яңарту һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау программасы буенча да шундый ук процент теркәлә, анда узган ярты айда подрядчылар Буа һәм Болгар шәһәрләрендә ике объектны тапшырган», – диде Д.Шәйдуллин.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының дүрт объекты буенча бу күрсәткеч 93% тәшкил итә. Соңгы ике атнада Саба районында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү объекты төзелеп беткән.

Дамир Шәйдуллин сүзләренчә, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча республика һәм федераль программалар кысаларында алып барыла торган чаралар 90 процентка үтәлгән. Аларга барлыгы 136 объект кертелгән, шул исәптән 36сы – «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына. Бу максатларга 11 млрд 685 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шуның 3 млрд 159 млн нан артыгы – илкүләм проект кысаларында.  Хәзерге вакытта 81 объектта эшләр тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International