Татарстанның Тукай районы Кече Шилнә авылында урта мәктәпкә 618 уку урыны булган өстәмә корпус төзелгән.
Гомуми мәйданы 5719 кв. м булган дүрт катлы яңа бинада берничә бүлмә урнашкан: 26 уку, 3 өстәмә белем һәм компьютер сыйныфлары. Укытучылар бүлмәләре, уку-укыту бүлеге мөдире һәм психолог кабинетлары бар.
Биредә шулай ук иҗади дәресләр һәм төрле түгәрәкләр үткәрү өчен кабинетлар, әдәби-драма студиясе һәм ашханә бар.
Төзүчеләр мәктәпнең төп бинасына күчү коридорын да корганнар, ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлы.
Мәктәпкә яңа җиһазлар һәм инвентарь сатып алынды.
ТР ГИСУ фотосы