Татарстанда илкүләм проект буенча өстәмә рәвештә 8 коммуналь инфраструктура объектын яңарталар

2025 елның 1 октябре, чәршәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны яңарту» программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында РФ Төзелеш министрлыгы Татарстанга 519,6 млн сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирде. Финанслауның өстәмә күләме, Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын исәпкә алып, 987,5 млн. сум тәшкил итәчәк. Әлеге акчаларга гомуми озынлыгы 42 км булган 11 коммуналь инфраструктура объектын яңарту планлаштырыла.

Шул исәптән 290,6 млн сум 8 яңа объектка файдаланылачак. Алар арасында Әлмәттә Әминов урамындагы суүткәргечне реконструкцияләү, Алексеевск районының Алексеевск авылында Горький һәм Мичурин урамнарындагы су белән тәэмин итү челтәрләренең ике участогын, Апас районының Кече Күккүз авылында су белән тәэмин итү системаларын, Яшел Үзән районының Нарат авылындагы су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү. Шулай ук Балтач районының Борнак авылында су белән тәэмин итү челтәрләренә, Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында суүткәргечләргә капиталь ремонт ясалачак һәм Биектау районының Әлдермеш авылында су белән тәэмин итү челтәрләре төзеләчәк.

2026 ел лимитының бер өлешен күчерү йомгаклары буенча 2025 елга 3 объектны өстәмә финанслауга 228,9 млн сум бүлеп бирелгән: Әлмәттә – корыч магистраль суүткәргечне реконструкцияләүгә һәм үзйөрешле канализация коллекторын капиталь ремонтлауга, Лениногорскида – су үткәргечне реконструкцияләүгә.

Элегрәк Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елга өстәмә килешүгә кул куюга кадәр республикада 136 объектны яңарту планлаштырылган, чыгымнарның гомуми күләме якынча 11 млрд 700 млн сум тәшкил итә. Шул исәптән 36 объект – «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча һәм 100 объект – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча республика программасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International