Татарстанда коммуналь инфраструктураны яңарту чаралары 95 процентка башкарылган

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Агымдагы елда 12 млрд 672 млн сумлык 144 объектны яңарту каралган. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Шулардан 269 км инженерлык челтәре реконструкцияләнгән 100 объект «Коммуналь инфраструктура системаларын яңарту» республика программасына кертелгән. Финанслау 8 млрд 525 млн сумнан артып китә.

4 млрд 147 млн сумлык 44 объект «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Коммуналь инфраструктураны яңарту» федераль программасы буенча яңартыла. Сентябрьдә РФ Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Хөкүмәте арасында федераль бюджеттан 519,6 млн сум күләмендә өстәмә акча бүлеп биреп төзелгән өстәмә килешү нәтиҗәсендә 36 объектка 8 яңа объект өстәлгән. Шул исәптән 290,6 млн сум Әлмәт, Апас, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Балык Бистәсе һәм Алексеевск районнарындагы ике кишәрлекне финанслауга тотылачак. 2026 ел лимитының бер өлешен 2025 елга күчерү исәбенә гамәлгә ашырыла торган өч чарага 228,9 млн сум тотылачак.

Марат Айзатуллин мәгълүматы буенча, хәзерге вакытта Татарстанда коммуналь инфраструктураны яңарту буенча чаралар 95 процентка үтәлгән: 144 программа объектының 106сы тәмамланган. Шулардан соңгы ике атнада 6 объект файдалануга тапшырылган: Чаллы, Сарман, Лаеш, Зәй һәм икесе Әгерҗе районнарында.

Исегезгә төшерәбез, коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү федераль программасы 2023 елдан гамәлгә ашырыла. Аның буенча 2023-2024 еллар дәвамында Татарстанда 4,5 млрд сумлык 67 чара уздырылган. 128 км чамасы челтәр алыштырылган. Агымдагы елда федераль программа «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проектына керде.

Фотода: Республика программасы буенча Сарман районының Җәлил бистәсендә җылылык белән тәэмин итү системасын яңарту һәм блок-модуль котельный урнаштыру

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International