Казанның «Яз» торак комплексында Умырзая урамындагы 20 нче поликлиника төзелеше тәмамланган. Эшләр «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын яңарту федераль программасы буенча алып барылды.
Гомуми мәйданы 7 мең кв. метрдан артык булган биш катлы бина сменасына 400 кешегә исәпләнгән. Биредә өлкәннәргә консультация-диагностика һәм дәвалау ярдәме күрсәтеләчәк. Поликлиника яңа заманча медицина җиһазлары һәм инвентарь белән тәэмин ителгән.
Яңа медицина учреждениесе халык ихтыяҗларына җавап бирә, чөнки беренчел һәм махсуслаштырылган медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген тәэмин итә, пациентлар агымын нәтиҗәлерәк бүлүгә ярдәм итә.
Агымдагы елда Татарстанда 2,877 млрд сумнан артык суммага 53 сәламәтлек саклау объекты төзү планлаштырыла. Шуларның 38е – «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча.
Исегезгә төшерәбез, «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты 2030 елга гомер озынлыгын 78 яшькә кадәр арттыруга юнәлдерелгән. Поликлиникалар, амбулаторияләр, фельдшер-акушерлык пунктлары яңартыла, аларга эшкә квалификацияле медицина кадрларын күбрәк җәлеп итәләр.
ТР ГИСУ фотосы