Социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау тәмамланып килә

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

Социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт ясау йомгаклау стадиясенә чыга – программа йөкләмәләренең күбесе үтәлгән, ә калганнарының әзерлеге югары дәрәҗәсендә. Бу хакта узган шимбәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча капиталь ремонт программаларына 226 объект кертелгән. Шул исәптән «Дәвамлы актив тормыш» илкүләм проекты буенча 37 муниципаль берәмлектә 151 фельдшер-акушерлык пунктына һәм республика программасы буенча 27 муниципалитетта 56 балаларга сөт ризыгы өләшү пунктына капиталь ремонт ясалган. Республика программасына кергән 19 стационарның 6сында эшләр дәвам итә: Казанда (2), Кукмара, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Саба районнарында. Алар буенча үтәлеш 90% дип бәяләнә.

«Мәдәният» тармагы буенча республика һәм федераль программаларга 27 объект кертелгән. 19 авыл мәдәният йортында, ике китапханәдә, өч Балалар сәнгать мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланган. Калган өч мәдәният учреждениесендә ремонт эшләре 93% ка тәмамланган.

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә 34 объектны ремонтлауны күздә тоткан биш республика һәм федераль программа гамәлгә ашырыла. 8 яшьләр үзәге, 4 яшүсмерләр клубы һәм 9 психологик-педагогик ярдәм бинасы тулысынча ремонтланган. 11 муниципаль берәмлектә 13 балаларны савыктыру лагерен ремонтлау буенча программа чаралары 97% ка үтәлгән.

Фотода: Минзәлә районының Каран-Азик авылында капиталь ремонтланган авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International