Мамадышта Дәүләт программасы буенча 2 мәдәният объекты төзелде

2025 елның 29 ноябре, шимбә

Мәдәният өлкәсендә быел дүрт объект төзелә. Алар барысы да 977 мең сумнан артык финанслау белән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, төзелеш-монтаж эшләре Әгерҗе һәм Буа шәһәрләрендә 2026 елга күчүче ике күпфункцияле үзәктә дәвам итә. Алар буенча үтәлеш 41 һәм 50% тәшкил итә.

Мамадышта ике күчеш объекты – күпфункцияле үзәк һәм район мәдәният йорты төзелеше тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International