Мамадышта көрәш буенча республика спорт мәктәбендә ремонт-реставрация эшләре төгәлләнде

2025 елның 9 декабре, сишәмбе

Спорт мәктәбе сәүдәгәр Жуков йортында урнашкан. Ул 1910 елда төзелгән мәдәни мирас объекты буларак исәпләнә.

Йортны торгызу 2024 елда башланган. Ул вакытта төзүчеләр тулы бер комплекслы эшләр башкардылар: диварларны, фундаментларны ныгыту, су белән тәэмин итү һәм канализация, электр белән тәэмин итү, электр яктырту, җылыту инженерлык системаларын, гидроизоляция җайланмасы урнаштырдылар. Шулай ук түбә элементларын, фасадны, тышкы ишек блокларын, балконнарның декоратив киртәләрен реставрацияләделәр.

2025 елда объектта түбә ябу һәм фасад эшләре башкарылган, фундаментлар, гөмбәзләр көчәйтелгән, инженер-техник хезмәт күрсәтү челтәрләре ремонтланган, биналар бизәлгән. Мәктәп өчен яңа җиһазлар сатып алынды һәм урнаштырылды.

Олимпия резервы мәктәбендә тәрбияләнүчеләр арасында Европа, дөнья чемпионатларында һәм БРИКС уеннарында, халыкара ярышларда җиңүчеләр бар. Зур ярышларда призлы урыннар яулаучы спортчыларны әзерләү – «Россия спорты» дәүләт программасының төп максатларының берсе.

Мамадыш көрәш мәктәбе спорт объектларын капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү республика программасына кертелгән. Агымдагы елда әлеге программа буенча Татарстанның 15 муниципаль берәмлегендә барлыгы 636,4 млн сумлык 20 объект ремонтланган.

ТР ГИСУ фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International