Социаль ипотека программасы буенча Югары Осланда күпфатирлы йорт төзелде

2025 елның 12 декабре, җомга

Югары Ослан муниципаль районының Югары Ослан авылында «Социаль ипотека» программасы буенча 24 фатирлы торак йорт төзелгән. Объект проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә алды.

Гомуми мәйданы 2030 кв. м булган яңа бер подъездлы йорт Каштановая урамында урнашкан. Биредә 12шәр бер бүлмәле һәм ике бүлмәле фатир урнашкан.

Төзүчеләр шулай ук территорияне төзекләндерделәр: парковка урыннары һәм балалар мәйданчыгы җиһазландырдылар, тышкы яктырту һәм кече архитектура формалары урнаштырдылар.

Татарстанда социаль ипотека республика программасы 2005 елда старт алды. Агымдагы елда дәүләт торак фондының инвестиция планы буенча гомуми мәйданы 161,7 мең кв.м булган 3274 фатирлы 35 йорт төзеләчәк. әлеге программа «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының төп бурычларының берсен – гражданнарның торак белән тәэмин ителешен арттыру мөмкинлеген бирә.

ТР ГИСУ фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International