Казанда сәүдәгәр Шамов йортының ремонт-реставрация эшләре төгәлләнде

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

Казанда сәүдәгәр Яков Шамов йортын ремонтлау-реставрацияләү эшләре төгәлләнде.

Ике катлы кирпеч йорт Островский урамында урнашкан. Бина эклектика стилендә төзелгән. XIX гасыр архитектура һәйкәле булып тора һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты буларак танылган.

Ремонт-реставрация эшләре барышында бинаның төп конструкцияләрен ныгытканнар, түбәсен һәм фасадын торгызганнар, тәрәзәләрне ясаганнар һәм монтажлаганнар, бинаны бизәгәннәр.

Беренче гильдия сәүдәгәре, иске обрядчылар җәмгыяте башлыгы Яков Шамов казанлыларга юмарт хәйрияче буларак истә калды. Аерым алганда, аның акчасына 1910 елда шәһәр хастаханәсе төзелә, соңыннан аны Шамовская дип атыйлар.

Хәзерге вакытта Островский урамындагы бинада сәләтле балалар һәм яшүсмерләрне берләштерә торган «Сәләт» оешмасының фонды урнашкан.

ТР ГИСУ фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International