Республиканың подряд оешмалары 874 күпфатирлы йортны ремонтлаганнар

2025 елның 20 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

«Агымдагы елда капиталь ремонт республиканың 42 муниципалитетын үз эченә ала. 20 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, 40 муниципаль берәмлектә программа чаралары тулысынча тәмамланган, – диде Д.Шәйдуллин. – Подряд оешмалары 874 күпфатирлы йортны ремонтладылар, шул исәптән 4 муниципалитетта 35 объект – узган ике атнада. 5 йортта эшләр дәвам итә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International