Казанда Спорт сараеның боз аренасы ремонтланды

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

Казанда Спорт сараеның боз аренасына капиталь ремонт ясалды.

Төзүчеләр комплекслы эшләр башкарды: хоккей тартмасын һәм хоккей боксларын сүттеләр, терәк диварны кордылар, бокс подиумнарын һәм коллектор каналын ныгыттылар. Шулай ук хоккей бортын монтажлаганнар һәм су әзерләү станциясен урнаштырганнар.

Исегезгә төшерәбез, Казанда Спорт сарае 1966 елда ачылган һәм 2005 елга кадәр аның боз аренасы «Ак Барс» хоккей клубының өй мәйданчыгы булып хезмәт иткән. Нәкъ менә монда 1997-1998 елгы сезонда Казан хоккейчылары беренче тапкыр Россия чемпионнары булды.

ТР ГИСУ материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International