Быел Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы 5 илкүләм проектны һәм 3 дәүләт программасын гамәлгә ашыра, алар кысаларында 17 млрд сумлык 172 объект төзелеше һәм ремонтлау күзәтүе булачак. Бу хакта бүген агымдагы елда беренче шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында федераль программаларны гамәлгә ашыру планлаштырыла: «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү», финанслау лимиты 2,5 млрд сум; «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру», бирегә 42 парк һәм сквер керә, шул исәптән 6сы – 2025 елда Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүчеләр; «Торак», алар буенча объектлар исемлеге формалашу стадиясендә.
«Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча Казанның ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итәчәк.
«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча 5 поликлиниканы ремонтлау планлаштырылган.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында ике федераль программага керә торган 30 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла:
«Гаиләгә ярдәм» – 2 мәктәпкәчә балалар учреждениесе төзү һәм 6 балалар бакчасына капиталь ремонт ясау; «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» – 5 китапханә, 3 музей, 6 авыл мәдәният йорты, 2 театр һәм 6 балалар сәнгать мәктәбе төзеләчәк һәм ремонтланачак.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты паспорты белән 2026 елда 36 мәктәпкә, 2 көллияткә һәм «Заман» яшьләр үзәгенә капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
3 дәүләт төзелеш һәм капиталь ремонт программасына 6,4 млрд сумнан артык финанслау белән 38 объект кертелгән.