Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин йомгаклау коллегиясе утырышында ведомствоның республика шефлыгында булган яңа регионнардагы эше турында сөйләде.
Луганск Халык Республикасы шәһәрләрендә 13 социаль объект торгызылган һәм ремонтланган. Лисичанскида – хастаханә, 3 мәктәп, КФҮ, спорт мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, балалар бакчасы һәм ясле. Рубежныйда – КФҮ, вакытлыча урнаштыру пункты, мәктәп һәм хастаханәнең азык-төлек блогы.
Шулай ук, 2023 елдан башлап, әлеге шәһәрләр территорияләрендә Татарстан белгечләре көче белән 281 күпфатирлы йортта ремонт-торгызу эшләре башкарылган. Инженерлык челтәрләрендә авария хәлләрен булдырмау буенча 1000нән артык чара башкарылган, көн саен халыкка су китерелә.
Марат Айзатуллин социаль әһәмияткә ия объектларны ремонтлауда, яңа территорияләрдә күпфатирлы йортларны һәм инженерлык инфраструктурасын торгызуда куелган бурычларны үтәгәннәре өчен республиканың ресурслар белән тәэмин итә торган предприятиеларына, подряд оешмаларына һәм идарәче компанияләренә олы рәхмәтен белдерде.